«Яраткан шәһәрем»: Республика көненә акция (12+)
29
Август 2022
Дүшәмбе
Бу көнгә 23 нче санлы китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Катнашучылар Республикабыз һәм Чаллы каласының тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы китаплар, альбомнар белән танышты, Татарстанның истәлекле урыннары турында кечкенә генә тарихны тыңлады, аның символлары, танылган язучылар һәм шагыйрьләр турында искә төшерде һәм сөйләште, «Минем яраткан шәһәрем» викторинасы сорауларына җавап бирде. |